- күз
- 1. Күрү органы. Күрү сәләте 2. күч. Караш, мөнәсәбәт баю күзеннән карый 3. Кем. б. игътибары, күзәтеп торуы тур. халыкның күзе синдә 4. күч. Күзәтеп торучы, күзәтче 5. тарт-форм. Кояш, җил тәэсиренә дучар булган урынны, җирне белдерә кояш күзенә җәю 6. Ипи, сыр һ. б. кечкенә тишек, күзәнәк 7. Бәйләм бәйләгәндә бер-беренә эләктереп барыла торган элмәк 8. Туку станогында буйлык үременең һәрбер төене 9. тарт-форм. Нәр. б. нәкъ уртасы су күзенә басу. Су өстендә боз эреп ачылган урын. Ботканың уртасына ясалган май чокыры. 10. Энә башындагы тишек. Кул тегермәне ташында ашлык сала торган тишек. Гомумән, әйберләрдә кечкенә тишек 11. Тәрәзә өлгесе 12. Күзчә бәрәңге күзе. КҮЗ АГАЧЫ – Туку станында буй җепнең койрык өлешен беркетү өчен деталь. КҮЗ АЛМАСЫ – Күзнең күз чокырында урнашкан шар форм. өлеше. КҮЗ КАБАГЫ – Күз алмасын каплый торган аслы-өсле тире җыерчасы. КҮЗ КАРАСЫ – Күз алмасының эченә яктылык үтеп керә торган тишек; бәбәк. КҮЗ ТӘБӘ – Табада йомырканың агы белән сарысы тугланмый пешерелгән ашамлык. КҮЗ ҮЛӘНЕ
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.